Бакырчы авылы клубында «Озын толымлы гүзәл» диеп исемләнгән чара узган
Татар кызлары элек-электән чибәрлекләре, тыйнак, уңган, озын толымлы булулары белән дан тотканнар. Хатын-кызларның матурлыгы озын чәч толымнары белән үлчәнгән.
Озын толымлы кызларга һәрчак сокланып караганнар. Чулпыларын чыңлатып татар кызы узып киткәндә бар дөньясы нурга күмелгән. Бүгенге татар кызы чулпыларны чыңлатуын бик чыңлатмый анысы, тик озын чәчле кызларга бүген дә сокланып карыйлар.
Нәкъ менә шундый кызларны җыеп, Бакырчы авылы клубында "Озын толымлы гүзәл" диеп исемләнгән бик матур кичә оештырдык. Кичәдә озын толымлы кыз балалар катнашты. Бәйгенең һәр өлешенә дә кызлар бик иҗади итеп әзерләнгәннәр иде. Ясап килгән исемле прическалары гына да ни тора: "Хыял", "Дулкын", "Көзге муллык", "Франц краса", "Татар кызы", "Заман". Ә инде пешереп алып килгән ризыклары телне йотарлык тәмле дә, күркәм дә иде.
Үзләрен тамашачыларга бик оста итеп тәкъдим итеп, берсен-берсе уздырып җырладылар, биеделәр алар. Зирәклек, җитезлек, аш-суга осталык бәйгеләрендә дә сынатмадылар. Жюри бик гадел нәтиҗә чыгарып, кызларга иң зирәк, иң сөйкемле, иң иҗади, иң моңлы, тамашачы мәхәббәтен яулаган кыз дигән исемнәр биреп, бәйгенең җиңүчесе Әминә Шәйхетдиновага "Озын толымлы кыз" исемен бирде. Кичәдә катнашкан кызларга, аларны әзерләргә булышкан әниләренә, матур һәм күркәм бүләкләре белән балаларны сөендерүче Әлфия Бахтияровага барыбыз исеменнән дә олы рәхмәтләремне җиткерәм. Киләчәктә дә, шулай бердәм булып матур чаралар оештырырга насыйп итсен, – дип сөйли Миләүшә Сәлахиева.
Фото: Миләүшә Сәлахиева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев