Илебездә Өлкәннәр көне уңаеннан төрле чаралар үткәрелә. Бу матур традициядән без дә читтә калмадык.
Бакырчы авылы клубында өлкән буын вәкилләре өчен бәйрәм концерты оештырылды.
Социаль хезмәткәрләр белән берлектә җылы чәй табыны әзерләдек. Өлкәннәребез яшьлек елларын искә алып, таныш-белешләре, элекке хезмәттәшләре белән аралашып, матур хатирәләрен яңарттылар.
Мондый очрашуларның төп максаты — өлкән буынга хөрмәт һәм ихтирам күрсәтү генә түгел, ә аларның тормыш тәҗрибәсен, хезмәт юлын, гореф-гадәтләрен һәм кыйммәтләрен яшь буынга җиткерү дә.
Өлкәннәребез — авылыбызның олы терәге, тарихыбызны һәм традицияләребезне саклаучылар. Аларга күрсәткән игътибарыбыз, хөрмәтебез һәм җылы сүзләребез һәрвакыт дәвамлы булсын!
Бәйрәмебез күңелле һәм күтәренке рухта узды. Бу матур очрашу мизгелләре өлкәннәребез күңелендә якты истәлек булып саклансын! Бәйрәм белән, кадерле өлкәннәребез! Сезгә ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, озын гомер һәм һәр көнегездә җылылык-куаныч телибез!
Мәдәният йорты мөдире Миләүшә Сәлахиева
Нет комментариев