Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Бәчектә көтү чыкты

Бәчеклеләр һәрвакыттагыча беренче!

Көтү чыкты. Авыл халкы өчен бик җаваплы чор җитте. Җәйгә күчеп барыш, кыш буе абзарда көн күргән мал-туар, ниһаять, саф һавада сусыл яшел чирәм ашаячак.

-Авылда, Аллаһка шөкер, 21 баш сыерыбыз, 7 башмак бар. Көтүчеләр эзләп аптырыйсы түгел, бу яктан күңелебез тыныч. Елдагыча авылдашларыбыз Рәмис һәм Рузалия Шакировлар бу эшкә кереште. Исән-имин генә көтү чорын уздырырга насыйп булсын, - дип сөйли Бәчек имамы, Түбән Урысбага авыл җирлеге башлыгы Хәйдәр Сибгатуллин.

⁉️Дуслар, сезнең авылда көтү чыктымы әле, гомумән булачакмы?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев