Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Авылыбызда яшәүче яшь гаилә Гадиевлар турында фикеремне җиткерәсем килә иде, кызлар.

#әйтәмәле

Гаилә башлыгы Илназ ел саен өй алдында искиткеч матур итеп чыршы бизи. Балаларны дәшеп, зур бәйрәм дә уздыра. Быел тирә-юнен тагын да матуррак итеп бизәгән. Бөтен авылга ямь биреп тора. Әле дә ярый шундый яшьләребез бар дип, сөенеп торабыз. Кичен урамга чыккач, өйгә әйләнеп тә керәсе килми.

Ул «Җәйге бакча» дип аталган паркыбызда да елдагыча чыршы урнаштырдылар. Аны куйган асыл ир-егетләребезгә дә рәхмәтлебез. Авыл дип, җан атып яшиләр, башкаларга да күңелле булсын дип тырышалар. Клубыбыз булмау сәбәпле, бәйрәмнәр шунда узачак икән. Саф һавада үзе бер рәхәт бит ул.

Иң мөһиме, дөньяларыбыз тыныч булсын, авылларыбыз шулай гөрләп торсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев