Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Авылдашларын онытмыйлар

Изге Рамазан аенда бер изгелекнең савабы 70 мәртәбә арта, димәк, шушы кыска гына вакыт эчендә һәммәбез дә Аллаһ Тәгалә бездән риза булырлык күркәм гамәлләр эшләргә ашыгабыз.

Авылдашлар арасында миһербанлы, игелек­ле кешеләребез шактый, шөкер. Һәр ел саен Фәсхетдиновлар гаиләсе Рамазан аенда мохтаҗларны онытмый, ярдәм күрсәтеп, аларга бүләкләр тарата!


Менә быел да Рамазан ае уңаеннан авылыбызның ярдәмгә мохтаҗ гаиләләренә Яшел Үзән шәһәрендә яшәүче Фәния һәм Раушан Фәсхетдиновлар гаиләсе әзерләгән кирәкле азык-төлекләр, хәтта зәм-зәм суы да булган пакетлар, матди ярдәм таратылды.

Авылдашлар, үзләрен шулай искә алып зурлаганнары өчен, Раушан абый белән Фәния апага рәхмәт әйтеп, дога кылдылар.

Барлык авылдашлар исеменнән рәхмәт сезгә! Сүземне тәмамлап шуны әйтәсем килә: авылларда азан тавышлары тынмасын иде, һәммәбез дә сау-сәламәт булып, изгелек кылып, уразалар тотып, намазлар укып, хак динебезгә озын-озак хезмәт итеп, киләсе Рамазан айларын да күрер­гә язсын. Кылган игелекләрегез үзегезгә меңе белән кайтсын, Амин.
 

Зөлфия Хәйруллина.
Күгәй.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев