Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Авыл халкын эшле дә, ашлы да итте

Хөрмәтле редакция, мин үземнең күңелемдә булган олы рәхмәтләремне «Яшел Үзән» газетасы аша, барлык Мулла Иле халкы, бигрәк тә өлкән – бүгенге көндә сиксән яшьләрен тутыручы ак яулыклы әбиләр һәм бабайлар исеменнән, аларның гозерләрен тыңлап, сезгә җиткерергә булдым.

Менә икенче ел зур, яңа «Җәмигъ» мәчетендә Рамазан аенда өлкән кешеләрен жыеп, ифтар ашы узды. Аны бездә 1981-1987 елларда колхоз рәисе булып эшләгән Әгъзам Самат улы Гобәйдуллин оештыр­ды. Быелгы авыз ачу мәҗлесендә миңа да катнашырга насыйп булды.

Ул бездән киткәнгә 37 ел гомер үткән. Терлекчелектә гөрләп эшләгән апалар, абыйлар бүген барысы да Әгъзам Самат улына зур рәхмәтләр әйтеп, узган хезмәт юлларын искә алып, табын артында гәпләшеп, яшьлекләренә кайтып килде. Мулла Иленә эшкә килгәндә тездән баткак­лыкта булган терлекчелек фермалары иде. Зур, 800 баш савым сыерлары өчен комплекс, яңа туган яшь бозаулар өчен җылы биналар булдырды. Анда утыз бер сыер савучы, яшь бозаулар карар өчен тагын да аерым бригада эшләде. Сыерларны ике сменада савалар иде. Терлекчелектә хезмәт куючыларга ашханә, буфет, тегү остаханәсе, мед. пункт эшләде. Сыер савучыларны махсус автобус иртәнге дүрттә эшкә илтте, кич каршы алды. Чөнки комплекс авылдан бер чакрым ерак­лыкта урнашкан иде. Колхозчылар ашханәдә кайнар аш белән тукланды. Барысын да булдырды, авылыбызның бик күп кешеләрен эшле итте, техника, тракторлар гаражында зур, биек ангарлар төзетте. Механизаторлар ачык һавадан җылы гаражларга керде. Яңа тракторлар кайтартты, унбер еллык ике катлы мәктәп төзетте, механизаторлар өчен бөтен унайлыклары булган кыр станы ясатты. Икмәк өчен яңа амбарлар, киптергечләр кайтты, яңа ашханә белән берлектә колхозга кунакханә төзетте. Әгъзам Самат улы эшләгән дәвердә алтмышлап хуҗалык яңа йорт җиткереп керде. Нинди генә йомыш белән килсәләр дә, ул кабинеттан кешене салкын караш белән борып чыгармады. Киресенчә, үзенең киңәшләрен уңай якка әйтеп, халыкка ярдәм кулын сузды.

«Дөрес эшлисең, кеше үз гомерендә, көчендә чакта йорт салырга тиеш», – диеп, техника беләнме ул, төзү кирәк-яраклары беләнме, вакытында ярдәм итә иде. Аның игелекләрен өч сүз белән генә язып бетерә торган түгел. Аллаһның рәхмәте яусын аңа. Ифтарда өстәл артында утыр­ган, бүгенге көндә инде әби һәм бабай булып олыгайган колхоз ветераннарының Әгъзам Самат улына рәхмәт хисләреннән йөзләре балкыды.

Әлбәттә, ифтар булгач, Коръән укылмыйча булмый. Бергә эшләгән күп кенә кешеләр юк инде, вафат булган һәр кешенең исемнәрен үзе әйтеп, искә алып, дога кылдыр­ды. 37 ел элек бездән киткән булса да, ул кешелеклелек сыйфатларын җуймаган. Безгә килгәндә егерме жиде яшьлек яшь белгеч иде. Инде тәҗрибә туплаган, сабыр холык­лы, югары үрләргә ирешкән Әгъзам Самат улына сәламәтлек, балаларының, оныкларының игелеген күреп, бәхетле киләчәк телибез. Бер күрешү – үзе бер гомер, диеп озатып калдык.
 

Мулла Иле
өлкәннәре исеменнән Миләүшә Шакирова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев