Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Аралашып яшәү – авылның иң рәхәт мизгеле

Әй, беркайчан да онытылмый, һәр яз саен сагындырып искә төшә торган хатирәләргә кайтыйк әле, жәмәгать...

Яз кар сулары эреп, бөтен урамны тутырып аккан гөрләвектән башлана.

Күгәй урамнарының ике ягында гына, кызыл эчле галуш белән йөри торган сукмакларны хәтерләүче бер мин генә түгелдер. Тиздән, озак көттерми баш калкытачак чирәм бөтен дөньяны яшеллеккә күмә, ә киләсе җәйне бала-чага гына түгел, олылар да бик көтә.

 
Күгәйнең һәрбер урамында «праука» (урысча переулок сүзеннәндер инде), дип йөргән урыннар бар. Урта, Морза, Хәйруллин урамнары хәтерлидер аны, чөнки ватык шешә төбен атып уйный торган «тыркын» уенын бөтен якын-тирә урамнар шул «праукада» башлый идек. Чөнки анда җир тиз кибә, бала-чагага уйнар өчен менә дигән урын булды ул.

 
Апрель урталарында һәрбер хуҗалыкта язгы эш тагы да кыза. Орлыкка салып куйган бәрәңге чыгару, сарык йоны кырку белән дәвам итә. Бала-чага, әниләренең ертык оекларыннан ясалган бәйләвеч белән бәйләгән сарык аякларын чишелеп китмәсен дип саклый, ә олылар утыра-ята йон кыркый. Чөнки озак көттерми, май башында кыш буе абзарда яткан терлекләр көтүгә чыга башлый. Ул көнгә һәрберебез ныклап әзерләнә, кеше алдында оятка калмаслык итеп кыркылган сарыклар, мөгезләренә матур чуклар бәйләп көтүгә озатылачак сыерлар, «без инде әзер» дип, капка ачылышына таба атлый... 

 

Бөтен Күгәй халкы, кимендә 6-7 баш сарык, 1 баш эре терлекләрен озаткач, җиңел сулап куя. Хәзерге кебек көтүчеләр эзләп йөрисе юк, ул елларны Кармыш авылыннан Хәбибрахман абый үзенең улы Хамис абый белән авыл көтүен көтте. Аның бу эшне шулкадәр бөтен күңелен биреп башкаруы, һәрбер сыерны, хәтта сарыкка кадәр тануы – хуҗаларын белүдән дә күренә иде. Хәбибрахман абый авылда хөрмәтле кеше саналды. Бер кулын терсәктән өстә югалткан абыйны Күгәйләр хәтерлидер әле. Соңыннан авылдашыбыз Хәтирәттәй оныгы Оркыя апага өйләнеп, Кармышка киткәннән соң, башка күренмәделәр бугай.
Ә көтү кайтканны каршы алу үзенә күрә бер күңелле иде. Кичке якта олыраклар кесәсенә ипи тутырып, балалар үзләре кадәр таяклар алып, Кушкапка урамына көтү каршыларга чыга. Безнең җыелу урыны Әүхәтов Ярхәм абыйлар капка төбендә. Монда лапта уйныйбыз, катнашмаганнар чимәнке чиртеп утыра. Ул чакны колхозга утыртырга алып кайткан чимәнкедән авыз итмәгән кеше калмагандыр. Бөтен өйдән кыздырылган көнбагыш исе килеп, һәр кешенең кесәсендә шул булды. Әй, чиртеп тә карадык аны...

Хатын-кызлар Кафия апалар капка төбенә, ир-атлар каршы яктагы чирәмгә утырып, кайсы кырын ятып, Сәкинә апа бакчасы буендагы бүрәнәгә утырып, соңгы авыл яңалыклары белән танышу өчен, көтү кайтырга берәр сәгать кала килеп утыру мәҗбүри санала иде. Бернинди радио-телевизор кирәкми, бөтен яңалыкны көтү күренгәнче белеп өлгерә идек. Менә чыбыркы тавышы ишетелү белән, бөтен халык «оборонага» торып баса, кемнең сыеры икенче урамга кереп китә, кайсыбызның бәрәне сарыгыннан аерылып кала. Терлек-туар асрау никадәр авыр хезмәт булса да, иртә белән капкалардан тезелешеп чыккан сыер-сарыклар Күгәй халкының иң зур байлыгы булды һәм хәзер дә шулайдыр дип уйлыйм. Чөнки көтү чыкканда авыл җанлы була, көтү куу, сыер каршылаулар халыкка бер-берсе белән гапләшү, бергә-бердәм яшәү мөмкинлеге дә бирә. Ул чакларда урам тулы көтү кайтканын, машиналар туктап көтеп тора иде. 

Хәзер авылыбыз­да көтүләр зур түгел инде. Сәбәбе авыл картаюда түгел, яшьрәк буынның терлек асрап газап чигәсе килми. Чөнки сөт бәясе арзан, сыер асрап мәшәкатьләнгәнче, итен-сөтен сатып алуың файдалырак дип саныйлар. Җәй җитә башласа, көтүче табу белән дә кыенлыклар килеп туа. Менә безнекеләр бу мәсьәләне «электропас­тух» кулланып чиште.
Авылда бөтен күрше җыелып, бәрәңге утыр­туның никадәр күңелле икәнен тасвирлап тормыйм. Бергә-бердәм, аралашып яшәү – авылда иң рәхәт мизгелләр шул...
Аннары Сабантуйлар житкәнче өй юу башлана. Ул үзенә күрә бер традиция инде. Үз өебездә җыештырып бетергәч, сыйныфташларга, аннары үзе юа алмый торган олы әби-апаларга булыша идек. Ул вакыттагы юкә мунчала белән юган өй бүрәнәсеннән чыккан ис хәзергәчә онытылмый. Аннары Сабантуйлар. Анда катнашмасаң да, ул Сабантуйга кеше күрергә, үзеңне күрсәтергә чыгу өчен әзерлек бер ай алдан башлана иде. Яңа күлмәк аласыңмы, әллә тектерәсеңме – мөһим түгел, тик яңа гына булсын!


Шуның белән язгы мәшәкатьләр бетеп, җәйнең матурлыгына хозурлана-хозурлана, бакча чүпләре, аннары кышка кайнатма, тозлаулар чорына күчәбез. Шул чакларны сагынып, кире кайтарып булмаганга күңелсезрәк булса да, әле ярый истәлекләр язарлык хәтер сандыгым бай дип сөенеп, барча авылдашларга сау-сәламәт булып, киләсе җәй унышлы, дөньялар имин булса иде дигән теләктә калам.

Зөлфия Хәйруллина.
Күгәй

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев