Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

«Алты кызга бер кияу»

Олы Яке мәдәният йорты коллективының бер генә дә тик торганы юк.

Бу юлы үзешчәннәр Туфан Миңнуллиның "Алты кызга бер кияү" комедиясен куеп, авыл халкына бүләк ясадылар.

-Тулы заллар белән безнең спектакльне карарга килгән тамашачыларга, көчле алкышларга бик зур рәхмәт.
Бүлеп бирелгән рольләрне җиренә җиткереп, зур осталык белән уйнаган "артистларыбызга" икеләтә рәхмәт. Алга таба да бергә эшләргә, иҗат итәргә язсын,
- дип сөйли Олы Яке мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Лилия Әхмәтшакирова.

Ә иң зур бүләк, әлбәттә инде, тамашачылар фикере. Менә аларның кайберләрен сезгә дә тәкъдим итәбез:
“Лилия апа, сезне шушы спектакьлегез белән котлыйм! Сез спектакльдагы фикерне бик яхшы итеп тамашачыларга житкездегез. Көлеп тә алдык, уйланырлык җирләр дә байтак булды. Шуның хәтле рольләр уйланып бирелгән, һәрбер кешегә үз роле бик килеште, җиренә җиткереп башкардылар. Молодцы! Башка авыллар да байтак иде. Сез һәрвакыттагыча үзегезне югары дәрәҗәдә күрсәттегез! Горурланабыз!”

“Кичә сәхнәдә куйган театрыгыз искиткеч матур булды. Шедевр!!! Ничек рольләре кешелэргә туры килеп тора, бик матур уйнадылар. Афәрин. Сезгә бары тик уңышлар, сабырлык, көч-куәт өстәлеп торсын!”

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X