Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Акъегет мәктәбендә «Татар сөлгесе - күңел көзгесе» дигән күргәзмә оештырганнар

Буыннан-буынга күчеп килә торган бай мирасыбызны, милли мәдәни байлыгыбызны саклап һәм тулыландырып бара алсак иде.

Ак, кызыл яки башка төрле тукыма җирлегенә төшерелгән искиткеч төгәл, зәвыклы һәм мәгънәле бизәкләрен бер бөтен итеп туплап, шул ук вакытта һәр татар кешесенең тормышында алыштыргысыз булган сөлгеләрне бер сүз белән нәкъ шулай тасвирлап булыр иде.

Татар сөлгесе – халкыбызның йөз аклыгы, күңелебез көзгесе, кыңгыраулы туй догаларын бизәүче, сабан туе колга-баганаларында җилфердәүче, хуҗабикәләрнең йорт-җир күрке генә түгел, гаилә ядкаре дә, халык йолаларының бер төсмере дә.

Акъегет белем бирү мәктәбендә «Татар сөлгесе - күңел көзгесе» дип исемләнгән сөлгеләр күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмә кызыл башлы һәм чигелгән сөлгеләрдән торды.

Акъегет мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Рәшидә Борһанова.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев