Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Акъегет мәктәбендә, Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне уңаеннан, төрле чаралар узды

1 декабрь – Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне уңаеннан, бүген, 2 декабрь көнне Акъегет төп гомуми белем бирү мәктәбендә төрле чаралар үткәргәннәр.

- Мәктәбебезгә авылыбызның фельдшеры Нотфуллина Рәмзия Рафил кызы чакырулы иде, ул укучыларга ВИЧ һәм СПИД, аны дәвалау ысуллары, профилактика чаралары турында сөйләде. Укучылар кызыксынып, игътибар белән тыңладылар. Шулай ук 8-9нчы сыйныф укучылары белән Акъегет мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Рәшидә Борһанова һәм тәрбия эшләре буенча директор киңәшчесе Фәүзия Альмиева әңгәмә үткәрделәр. Укучылар исә, бердәм рәвештә «СПИДка – юк! Тормышка – әйе!» девизына кушылып, аның символы булган кызыл тасмаларны беркеттеләр, – дип яза Акъегет мәдәният йорты җитәкчече Фирдүс Нотфуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев