Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Акъегет белем бирү мәктәбендә «Блокада икмәге» Бөтенроссия хәтер акциясе үткәрелде

Ленинград 1941 елның 8 сентябреннән 1944 елның 27 гыйнварына кадәр - 872 көнгә камалышта кала.

Анда яшәүчеләр өчен бу бик авыр 872 көн була.

Бүген, Акъегет белем бирү мәктәбендә мәдәният  йортының сәнгать җитәкчесе Борһанова Рәшидә Рәшит кызы "Блокада икмәге" Бөтенроссия хәтер акциясе үткәрде.

"Блокада икмәге" чарасында катнашучыларга Ленинградта яшәүчеләр кичергән авырлык-михнәтләр  турында мәгълүматлар җиткерелде. Акция символы - 125 грамм авырлыктагы икмәк кисәге. Бу - блокада дәвамында Ленинградта һәр кеше өчен билгеләнгән көндәлек норма. Блокада икмәге - агач оны һәм сыгынты (жмых), ылыс һәм арыш оны, кабык һәм алабута, шыткан арыш яки арада (солод) оны, он тузаныннан эшләнгән була. Мондый икмәкне без бүгенге көндә күз алдына да китерә алмыйбыз, ә Ленинград халкы өчен ул кадерлесе, туклыклысы һәм иң тәмлесе була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев