Бүген балалар өй шартларында искиткеч тәмле туңдырма ясау серләренә төшенде.
- Балалар бик игътибар белән күзәтеп тордылар, кызларның һәрберсе кулларына миксер тотып, туңдырмага дигән катнашманы болгатып карадылар, ә малайлар тыныч кына күзәтеп, кайчан туңдырма әзер булыр икән дип, көтеп карап тордылар. Искиткеч тәмле туңдырма белән рәхәтләнеп сыйланды, балалар, – дип яза Акъегет мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Рәшидә Борһанова.
Нет комментариев