Бу көннәрдә зират өсләрендә өмәләр гөрли.
Күмәк җыештырудан тыш, күпләр үз туганнарының каберлекләрен чистартып кайта бит инде. Шунысы гаҗәпләндерә, кайберәүләр капчыкка салынган чүп-чарын, буяу банкаларын шунда гына калдыра. Иң мөһиме якыннары җирләнгән урын чиста булсын, ә калган җирдә капчыклар өелеп ятса да ярый икән.
Алар артыннан кем җыярга тиеш дип уйлыйлардыр?! Бераз гына булса да башкаларга да хөрмәт белән карарга өйрәник инде, җәмәгать!
Нет комментариев