Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

#әйтәмәле

#әйтәмәле сәхифәсендә берәү авылның чисталыгын контрольдә тоту буенча Саба районын мисал итеп китергән иде.

Фикере шәп, чынлап та кайберәүләрнең капка төбендә төзелеш материаллары еллар буе өелеп, череп, кулланылмый ята. Андыйларны капканың эчке ягында саклау хәерле инде ул.

Ә менә капка төбенә тавык-чебешне чыгарырга һәм мал-туарны кырга бәйләргә ярамый дигәннәре белән һич тә килешмим. Урамда чирәм чүпләп йөрүче тавык та булмагач, нинди авыл була инде ул!

Аннан хәзер күп авылларда көтү юк. Андыйлар, ничарадан-бичара дигәндәй, мал-туарны кырга бәйләргә мәҗбүр һәм моның бернинди начарлыгы да юк, минемчә. Хәзер авыл тирәсендә чабылмаган урыннар бихисап, элек кенә ул җир бүлешеп мәш килә идек. Әйе, һәр җирдә тәртип булсын, бары тик авылны шәһәрләштерергә ашыкмыйк әле. Болай да...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев