Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

#әйтәмәле

Без – Олы Карагуҗа авылында яшәүчеләр хәзер Украинадагы махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм йөзеннән акча җыю белән мәшгуль.

Авылыбыздан да ике егетне мобилизацияләделәр. Халыкның ниндилеге авыр вакытта беленә. Тиз арада (20 февральгә) 130 мең сумнан артык акча җыелды да инде.

Телефоннан Ватанны саклаучылар көне уңаеннан мобилизацияләнүчеләргә ярдәм итик әле дигән белдерү дә ясалды, шул мизгелдә авыл халкы акча да күчерә башлады. Без монда тынычлыкта, җылы өйләребездә яшибез. Ә анда егетләребез яу кырында зур сынау уза, ниләр генә күрмиләрдер. Шулай бергә җыйналсак кына җиңү булыр. Бу эшләрне оештырып йөрүчеләребез – клуб хезмәткәрләренә, китапханәчебезгә активлыклары өчен зур рәхмәт әйтәсе килә. Нинди генә эшкә алынсалар да, җиренә җиткереп башкаралар.🙏🙏

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев