Әйшә мәктәбендә Сөмбелә бәйрәме узды
Көз көне халык мул уңыш җыеп ала һәм елның сихри фасылында Сөмбелә бәйрәме уздыра. Ул – Уңыш бәйрәме.
Элек бәйрәмнең хуҗабикәсен сайлаганнар. Ул чибәр, уңган кыз булган. Аны Сөмбелә дип атаганнар. Бу көнне мул итеп ризык пешергәннәр, җырлап, биеп күңел ачканнар. Әйшә урта мәктәбендә дә башлангыч сыйныф укучылары өчен «Сөмбелә бездә кунакта» дип исемләнгән бәйрәм үткәрелде. Укучылар бу бәйрәмгә бик нык әзерләнеп килгән. Алар Сөмбеләгә багышлап шигырьләр, җырлар башкарды. Бергәләп табышмакларның җавапларын эзләде. Әкият иле буйлап сәяхәт итте. Бәйрәм күңелле узды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев