Әйшә мәктәбендә Нәүрүз гөрләде
Борынгы заманнардан ук безнең бабаларыбыз Нәүрүз бәйрәмен үткәргәннәр.
Ул язның көн белән төн тигезләшкән вакыты 21-22 нче мартларга туры килгән. Бу көнне малайлар һәм кызлар һәр өйгә кереп, хуҗаларга такмак – такмазалар әйткәннәр, аларны бәйрәм белән котлаганнар, ә хуҗалар аларга күчтәнәчләр биргәннәр.
- Бүген Әйшә урта мәктәбендә дә башлангыч сыйныфлар өчен Нәүрүз бәйрәме үткәрелде. Укучылар бергәләп, Нәүрүзбикәне каршыладылар, аңа багышлап матур шигырьләр, төрле җырлы – биюле уеннар уйнадылар, яз сылуының күчтәнәчләре белән сыйландылар. Бәйрәм күңелле һәм җылы атмосферада үтте, - дип сөйли туган (татар) тел һәм әдәбият укытучысы Эльвира Бачкова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев