Әйшә мәктәбендә Яңа ел маҗаралары
Әй Яңа ел, бер дә тартынмыйча, Хуҗа булып, әйдә, түргә уз. Юлларыңа синең ак чәчәкләр, Кулларыңа бездән ипи – тоз.
Әйшә урта мәктәбендә “Яңа ел маҗаралары” дип исемләнгән чыршы бәйрәме булып үтте. Укучылар бу бәйрәмгә бик нык әзерләнде. Алар Кыш бабай белән Кар кызы алып килгән матур әкиятне карады, бергәләп җырлады, биеде, тылсымлы әкият иленнән бергәләп сәяхәт итте.
Кадерле, укучылар! Сезне барыгызны да якынлашып килүче Яңа ел
бәйрәме белән тәбрик итәбез. Сезгә нык сәламәтлек, шатлык, гаилә бәхете телибез. Дөньялар имин, табыннар мул булсын!
Эльвира Бачкова.
Әйшә мәктәбенең туган тел укытучысы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев