Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Ачасыр мәктәбендә Әниләрне котладылар

Әни, әнием, әнкәй! Бу сүзне кадерләп, назлап әйтәбез, күңелебездәге бөтен рәхмәтне шушы гади сүзгә салабыз, һәрвакыт яныбызда булган, уңышларыбыз өчен шатланып, кайгыларыбызны уртаклашып яшәгән газиз әниебезгә дәшәбез.

Балагызның берәве сез,
Гаиләнең йөрәге сез,
Иминлекнең терәге сез,
Һәркемнең дә кирәге сез!

Сез чаялар, сез батырлар,
Сез дөньяда иң матурлар.
Сез булганга тормыш ямьле,
Сез булганга яшәү гамьле.

Туганнан алып, әниләребез һәрчак янәшәдә: “Әннә” диеп телебез ачыла, беренче адымнарыбызны күреп, газиз әниләребез сөенә, чәчәк букеты тоттырып, мәктәпкә озатучы да ул! Безнең иң якын киңәшчебез дә, сердәшчебез дә! Аллаһы Тәгалә хатын-кызны йомшак табигатьле, сүзчән, нәфис, хисчән итеп яраткан һәм гүзәл затларга гаиләдәге иң җаваплы, четерекле вазыйфаны – бала тәрбияләүне йөкләгән. Хатын-кыз – иң элек ана һәм гаилә учагын саклаучы ул.

24 ноябрь – Аналар көне. Барлык аналарны бәйрәм белән котлыйбыз. Күңел күгегез аяз, тормышларыгыз имин, табыннарыгыз мул булсын, кайгы-хәсрәт күрмичә, балаларыгызның, онык – оныкчыкларыгызның игелеген күреп, исән-имин яшәгез.

ТР ЗМР Олы Ачасыр төп гомуми белем бирү мәктәбе» ГБМБУ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев