Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

27 гыйнвар – Холокост корбаннарын искә алу көне.

Шул уңайдан Мулла иле мәдәният йортында яшүсмерләр өчен «Холокост - буыннар хәтере» дигән мәгълүмати әңгәмә булып узды.

- Холокост-кешелек тарихында иң зур фаҗигаләрнең берсе. 12 ел дәвамында Германия нацистлары һәм аларның төрле илләрдән килгән союздашлары тулысынча бер милләтне – яһүдләрне юк итәргә тырыша. Чарада катнашучы яшүсмерләр Холокост, нацистлар геноцидының сәбәпләре, Холокост корбаннарының истәлекле урыннары турында белделәр, үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар.
Чара ахырында концлагерьларда һәлак булган барлык милләтчелек корбаннарын бер минут тынлык белән искә алдык. Әлеге чара катнашучыларның берсен дә битараф калдырмады, - дип яза Мулла Иле мәдәният йорты мөдире Рәзинә Сәйфетдинова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев