18 май - Халыкара музейлар көне буларак билгеләп үтелә
Музей ул - үзе бер дөнья, анда халкыбызның үткән тормышын, тарихын мәдәнияте һәм сәнгатенең үсешен барларга мөмкин.
- Безнең Мулла Иле мәдәният йортында кечкенә генә музей почмагыбыз бар. Музеебыз борынгы экспонатлар, кул эшләнмәләре, тормыш кирәк-яраклары белән көннән-көн тулылана бара. Авыл халкы да музейга яратып килә. Өлкәннәр балачак хатирәләрен яңарталар, авыр, шул ук вакытта күңелле дә узган яшьлек елларын искә алалар. Шулай ук авылның борынгы тормыш-көнкүреше белән кызыксынган яшь буынга төрле әңгәмәләр, викториналар оештырабыз, – дип сөйли Мулла Иле мәдәният йорты мөдире Рәзинә Сәйфетдинова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев