13 октябрьдән Бөтендөнья “Татарча диктант яз” дигән акция башланып китте
Бу чарада егерме ил һәм Рәсәй Федерациясенә караган 60 регион катнаша ала.
Әйшә урта мәктәбе дә бу акциядән читтә калмады, зур активлык күрсәтте. Туган (татар) тел һәм әдәбият укытучыларыннан тыш, мәктәбебезнең 5нче сыйныфтан алып 11нче сыйныфка кадәр белем алучы укучылар катнашты. Һәрбер катнашучы сертификатка ия булачак. Укучыларга алдагы иҗади эшләрендә дә уңышлар теләп калабыз.
Эльвира Бачкова.
Әйшә мәктәбенең туган тел укытучысы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев