Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

1 нче июнь – җәйнең беренче көнендә иң матур, якты, истәлекле бәйрәмнәрнең берсе булган Халыкара балаларны яклау көне уздырыла.

Балалар – зур бәхетнең кечкенә чаткылары, һәр өлкән кешенең тормышын шатлык һәм яктылыкка төрүче могҗиза, яшәвебезнең мәгънәсе.

Шушы матур бәйрәм уңаеннан без китапханә белән берлектә Мулла Иле мәдәният йорты янында "Исәнме җәй" дип исемләнгән балалар сабантуе уздырдык.
Сабантуй булгач, милли уеннарсыз, күңел ачуларсыз буламыни?
Балалар белән төрле уеннар уйнадык. Аркан тартыш, капчык киеп йөгерү, кашыкка күкәй салып йөгерү, таяк тартыш һ.б уеннарда балалар көч сынашты. Бу милли уеннар барысы да балалар күңеленә хуш килде. Бәйрәмдә катнашкан бер бала да бүләксез калмады. Бәйрәм ахырында алар тәмле коймак, кайнар чәй белән сыйландылар.
Бәйрәм уздыруда үзләреннән өлеш керткән Фатхуллина Гөлнара, Хамидуллина Альмира, Солтанова (Гыйззәтуллина) Флюра, Галиева Фирдәүсә, Шакирова Гөлнара, Шәкурова Гүзәл, Җамалиева Гөлсу, Гыйззәтуллина Гөлназ, Әнваров Галим, Бикмөхәммәтова Зилә, Сәйфетдинова Рәзинәләргә олы рәхмәтләребезне җиткерәбез.
Бәйрәм көнендә балаларны сөендергәнегез өчен Аллаһы Тәгалә сезне күренмәгән яклардан сөендерсен. Сау - сәламәт булыгыз.
Ә без җир йөзендә яшәүче һәр баланың тату, ныклы гаиләдә, бер нәрсәгә дә мохтаҗ булмыйча үсүен, гамьсез балачак кичерүен, әти-әнисенең, якыннарының күңел яктылыгын, пар канатлар назын тоеп яшәвен телибез. Балаларның шат елмаю-көлүләре яшәешебезне яктыртысын тагын да ямьлерәк, мәгънәлерәк итсен. Һәрбер бала сәламәт, бәхетле булып үссен иде дигән теләктә калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев