1 июнь - Халыкара балаларны яклау көне
Бүгенге матур, якты бәйрәмне билгеләп үтәр өчен, Бакырчы авылы клубы ишек алдына әти-әниләр һәм балалар җыелды.
- Күмәк фольклор уеннар уйнап җырладык, биедек, кызыклы уеннар уйнадык. Асфальтка гаилә елы уңаеннан "Акбур белән бәхет ясыйм " дигән темага әниләр белән бергәләп рәсемнәр ясадык.Тормышыбызның яме булган балаларыбыз, оныкларыбыз исән - имин булсыннар, сөенечле хәбәрләр белән генә безне куандырып торсыннар. Бәйрәм ахырында һәр балага да, мәчет исеменнән күчтәнәчләр өләштек.
Бәйрәмдә катнашучыларга да, матди ярдәм бирүче Әнәс абый Закировка олы рәхмәтләребезне җиткерәбез,- дип яза дип сөйли Бакырчы мәдәният йорты мөдире Миләүшә Сәлахиева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев