Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшәгән җиреннән китәргә мәҗбүр булган украиналыларга тиешле ярдәм күрсәтелә

Яшел Үзән районында урнашкан Украина качаклары янына Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл килде.

Район башлыгы Михаил Афанасьев белән бергә яшәү шартларын карадылар һәм эвакуацияләнгән гражданнар белән аралаштылар.

"Васильевский" шифаханәсендә Мариупольдән 92 кеше урнаштырылды. Алар арасында 20 бала, шуларның иң кечкенәсенә нибары өч ай. Мәҗбүри күченүчеләр арасында инвалидлар да бар, шул исәптән дүртесе аз хәрәкәтләнүче граждан.

Район башлыгы йөкләмәсе буенча барлык кирәкле әйберләр дә әзерләнгән: кием-салым, аяк киеме, гигиена предметлары. Барлык гаризалар да эшкә тапшырыла. "Аура" матурлык салоныннан чәчтарашханәләр бушлай хезмәт күрсәтә, табиблар кизү тора. Иртәгә күчмә вакансияләр ярминкәсе узачак.

- Балаларны мәктәптә укыту, балалар бакчасына, төрле секцияләргә бару-барысы да тиешле дәрәҗәдә оештырылачак. Теләк буенча без эшкә урнашуда ярдәм итәргә әзер, - дип билгеләп үтте Михаил Афанасьев.

Моннан тыш, Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл чакыруы буенча барлык теләүчеләрне Казан Изге Ана иконасы соборына алып барачаклар.

Фотолар район Советы матбугат хезмәтеннән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев