Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәндә 38 кеше авыру йоктырган

Татарстанда коронавирус йоктыручылар буенча 3621 яңа очрак теркәлгән. 392 кеше хастаханәгә салынган. 18 яшькә кадәрге балалар - 10 кеше.

Казанда – 1260, Яр Чаллыда – 531, Түбән Камада – 255, Әлмәттә – 246, Алабугада – 107, Лениногорскийда – 103, Чистайда – 94, Ютазыда 70 очрак теркәлгән. Яшел Үзәндә исә авыручылар саны соңгы тәүлектә азрак -  38 кеше.

 

17 февральгә Татарстанда 84 250 COVID-19 очрагы теркәлгән.

 

Үлүчеләр саны 1679га җиткән, шуларның 6сы (хатын-кызлар) соңгы тәүлек эчендә расланган, 1955, 1972, 1936, 1961, 1948, 1956 елгылар.

 

54 073 кеше терелгән, шул исәптән 3 202се узган тәүлек эчендә сәламәтләнгән.

 

Барлыгы 2 443 074 кешегә вакцинация ясалган (үсеш 2 434), шуларның 1 903 368е икенче прививка алган. Кабат вакцинацияне 226 970 кеше узган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев