Яшел Үзән районында  составында спирт булган сыеклыклар тикшерелә
Яшәеш

Яшел Үзән районында составында спирт булган сыеклыклар тикшерелә

2016 елның 26 декабреннән Россиядә составында спирт булган ризык саналмаган продукцияне (этил спирты 25%тан арткан очракта) 30 көнгә сату тыелган. Бу исемлеккә парфюмерия һәм пыяла юа торган сыеклыклар керми.

Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы идарәсе мондый продукцияне сатучылар турында хәбәр итү өчен 2017 елның 27 гыйн­варына кадәр «Кайнар линия» эшләтеп җибәрде - (843) 236-94-11.
Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы идарәсенең Яшел Үзән, Югары Ослан, Кама Тамагы районнары буенча территориаль бүлек хезмәткәрләре 26 декабрьдән 8 гыйнварга кадәр Яшел Үзән шәһәре һәм Яшел Үзән районында составында спирт булган ризык саналмаган продукцияне сату мөмкинлеге булган 58 сәүдә ноктасын тикшерде. Тикшерү барышында составында 25 проценттан арткан этил спирты булган ризык саналмаган продукция табылмаган. Сос­тавында спирт булган продукция үрнәкләре (одеколон, пыяла юа торган сыеклык) тикшерүгә алынган. Шушы продукция арасында 5 литр күләмендәге GLEIDEXCLUSIVE автомобиль тәрәзәләрен югычның составындагы метанол буенча гигиена таләпләренә туры килмәве ачыкланган.

Нет комментариев