Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яңа ел каникулларында татарстанлылар 300дән артык чара карый алачак

Болгар, Зөя һәм Алабугада музейга килүчеләр өчен танып-белү экскурсияләре әзерләделәр. Яңа ел каникулларында Татарстанлылар 300дән артык чара күрә алачак. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР мәдәният министрының беренче урынбасары Юлия Әдгамова хәбәр итте.

"Чаралар биналарда да, урамнарда да узачак. Күпчелек чаралар һәм спектакльләр тиздән башланачак һәм Яңа ел каникуллары ахырына кадәр дәвам итәчәк, - диде Юлия Әдгамова.

 

Болгар, Зөя һәм Алабугада музейга килүчеләр өчен танып-белү экскурсияләре әзерләнде инде, дип өстәде ул. Шулай ук, Казан кремлендә Екатерина Великаяның Яңа ел бал-маскарады узачак.

 

 Яшел Үзәндә 31 декабрь көнне 18:00 сәгатьтә “Авангард” стадионында, 19:00 сәгатьтә “Мирный” бизнес үзәге мәйданында зур шоу-программа күрсәтеләчәк. Ә 1 – 10 гынварда һәр көнне төрле чаралар: дискәтүкләр, спектакль һәм концертлар, уеннар, спорт программалары, викториналар һәм башкалар оештырылачак. Каникул программасын тулырак газетабыз битләрендә һәм ВК төркемебездә бастырачакбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев