Хезмәт министрлыгы пенсияне паспорт урынына «Макс» QR-коды буенча бирергә тәкъдим итте
Яшәеш

Хезмәт министрлыгы пенсияне паспорт урынына «Макс» QR-коды буенча бирергә тәкъдим итте

Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы почта бүлекчәләрендә пенсия алганда паспорт белән бер үк дәрәҗәдә «Макс» цифрлы таныклыгын куллану мөмкинлеген бирергә тәкъдим итте. Шул хактагы карар проекты иҗтимагый фикер алышуга чыгарылган. Бу хакта ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы хәбәр итә.

Фото: © «Татар-информ»

Хәзер паспорт урынына «Макс» цифрлы таныклыгын, мәсәлән, аерым категория товарлар сатып алу хокукын раслау яки музейга ташламалы нигездә килү өчен кулланырга мөмкин. Хәзер болар исемлегенә федераль почта элемтәсе оешмалары аша пенсия алу мөмкинлеген дә өстәргә тәкъдим ителә.

Пенсияне банктагы счетка, «Россия почтасы» кассасында алырга, шулай ук почтальон өйгә дә китерергә мөмкин. Соңгы ике очракта шәхесне раслый торган документ буларак паспорт күрсәтергә кирәк. «Макс» цифрлы таныклыгын паспорт урынына кулланырга мөмкин булган ситуацияләр исемлеген тулыландырганнан соң, Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы шулай ук яңа ситуацияне исәпкә алу буенча Пенсия түләү кагыйдәләрен дә камилләштерәчәк.


Нет комментариев