Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Владимир Путин 3 яшькә кадәрге балаларга, гаилә кеременә бәйсез рәвештә, пособие түләргә тәкъдим иткән

Социаль ярдәм чаралары, беренче чиратта балалы гаиләләр өчен, гаиләнең кереме артуга комачауламаска тиеш.

Кешеләрдә эш эзләүгә, шул исәптән акчалырак эш эзләүгә этәргеч бирелергә тиеш. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин Петербург халыкара форумының пленар утырышында белдергән.
 

“Мондый түләүләрнең күбесе гаиләнең, конкрет кешенең керемнәренә, кешенең эшләве яки эшләмәвенә бәйле. Бу керем аз гына арткан очракта да социаль түләүләр туктатыла яки бик нык киметелә. Шуңа күрә кешедә яңа эш, акчалырак эш эзләүгә карата кызыксынуы юкка чыга. Без бу хәлне үзгәртергә тиешбез”, – дип басым ясап әйткән дәүләт башлыгы.


Бу җәһәттән ул, гаиләнең кеременә бәйсез рәвештә, яшь ярымга кадәрге балаларга пособие түләргә, шулай ук бердәм балалар пособиесе түләргә тәкъдим иткән. “Эшләү отышлырак булырга, ә дәүләт ярдәме хезмәт хакын алыштырмаска, бәлки аңа өстәмә рәвешендә генә булырга тиеш”, – дип йомгак ясаган Президент сүзенә.

 

Чыганак: Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев