«Велосипедыңны сакла!» профилактик акциясе дәвам итә. 1 июньнән ике тәгәрмәчле дусны район һәм шәһәрнең теләсә-кайсы җәмәгать пунктындагы участок уполномоченныенда исәпкә куярга була.
Искәртеп узабыз, апрель ахырында «Мирный» автовокзалы һәм шәһәр күле янындагы полиция пунктларында велосипедларга номерлар сугылып, алар мәгълүмат базасына кертелде. Ул вакытта үзләренең «тимер атларын» теркәтергә 70кә якын велосипедчы килде. Әмма ике көн эчендә бөтен теләүчеләр дә акциядә катнаша алмады. Шуңа күрә эчке эшләр бүлеге бу эшне дәвам итәргә булды. Участок уполномоченныйлары ОПОПларда һәр сишәмбе һәм шимбәдә - 17.00 сәгатьтән 20.00гә кадәр һәм пәнҗешәмбедә 10.00дән 12.00 сәгатькә кадәр гражданнарны кабул итә. Бу вакытларда сез үзегезнең «тимер атлар»ны теркәтә аласыз. Анда үзең белән шәхесеңне ачыклаучы һәм велосипед документларын алып килергә кирәк.
Лилиана Куликова.
Нет комментариев