Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Васильевода илебез сәнәгате тарихына керәчәк вакыйга булды

«Тарпика» компаниясе тантаналы рәвештә Россиядә полиэтиленнан тент тукыма җитештерүнең тулы циклы буенча беренче заводны ачты.

Бу яңа җитештерү мәйданчыгы гына түгел – чын индустриаль алга китеш!

Яңа заводның уникальлеге нәрсәдә?

Биредә заманча җитештерү комплексы территориясендә бөтен процесс бер урында оештырылачак:

  • полиэтилен тукыма җитештерү;
  • ламинарлау – тукыманы ультрофиолеттан, дымлылыктан һәм тузудан саклау;
  • тентлар һәм төрле форматтагы пологлар җитештерү;
  • металл конструкцияләр ясау (мәсәлән, палаткалар өчен каркаслар);
  • югары температуралы җиһазлар белән кисү һәм эретеп ябыштыру.

Димәк, барысы да – чималдан әзер тентка кадәр – Россиядә, бер линиядә эшләнә. Бу Россия бизнесының инновацияләр төзи һәм тышкы бәйлелексез үсеш ала алуы, сыгылмалы һәм тотрыклы булуы турында сөйли.

Моннан тыш, яңа заводта дистәләгән яңа эш урыннары, инфраструктурага инвестицияләр тәкъдим ителәчәк һәм регион үсеш алачак.

 

Чыганак/видео: "Народная газета Васильево"

Фото: видеодан скрин

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев