Урман - шәһәребез үпкәсе
Яшел Үзән урман хуҗалыгы да табигатьнең "яшел үпкәсен" торгызу буенча зур эш алып бара.
- Бүгенге көндә урманчылык питомнигында 1478833 төп утырту материалы бар. Болар: имән, чыршы, каштан, юкә, карагач, чикләвек, нарат, миләш, тополь, корычагач (ясень), гөлҗимеш агачлары. 2017 елда 11 гектар мәйданда урман утыртылды, Яшел Үзән районы оешмалары утырту өчен агач үсентеләре белән тәэмин ителде, - дип мәгълүмат белән уртаклашты Яшел Үзән урман хуҗалыгы инженеры Раил Әнвәров.
Утыртылган агачларның 70%ы гына тернәкләнеп китә. Аның үсүе һава шартларына бәйле. Уңай булганда агач 15 ел эчендә 5 метр биеклеккә җитә ала. Нарат 81 яшендә урманча өлгерү чорына керә. Күргәнебезчә, кирәккәнгә-кирәкмәгәнгә кисеп, турап ташлыйсы гына җиңел, ә урман итеп үстерү өчен бер гасырга якын вакыт кирәк. Әйдәгез, җәмәгать, "Урман утырту" акциясенә кушылыйк, югыйсә киләчәк буынга бездән кырым һәм сөремгә баткан, урманы туралган дөнья гына калачак. Киләчәк алдында гына түгел, ач-ялангач елларда да урманны күз карасы кебек саклаган, акчага алыштырмаган әби-бабаларыбыз алдында оят... Ярты сәгать вакытыбызны кызганмыйк, шушы көздә берәр генә агач булса да утыртырга ашыгыйк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев