Туганының авырганын белә торып, хәлен белергә килмәгән кеше абыстай була аламы?
Яшәеш

Туганының авырганын белә торып, хәлен белергә килмәгән кеше абыстай була аламы?

Сорау-җавап.

«Ирек мәйданы» газетасының 10 сентябрь санында «Абыстайдан риза булмасаң» дигән сорау-җавап чыкты.

Анда мин: «Туганының авырганын белә торып, хәлен белергә килмәгән кеше абыстай була аламы?» – дип сорау биргән идем. Җавапны Казанның «Өметлеләр» мәчете имам-хатыйбы Алмаз хәзрәт Сафин кайтарды.

Хәзрәт туганнар белән араны өзмәү, авырган чакта хәл белешүнең диндә зур савап булуын аңлаткан һәм мондый очракта мәсьәләне мәхәллә җыелышында авыл имамына яки район мөхтәсибенә җиткерергә киңәш иткән. Әмма мин мондый җавап белән килешмим. Миңа «әйе» яки «юк» дигән төгәл җавап кирәк.

Яшел Үзән районы мөхтәсибе Гәбделхәмит хәзрәт Зиннәтуллин әлеге мәсьәләгә ачыклык кертер дип өметләнеп калам. Абыстай нинди таләпләргә җавап бирергә тиеш? Югарыда телгә алынган гамәлләр абыстай булуга киртә булып торамы? Халык көткән төгәл җавапны алырбыз дип ышанабыз.

Әлеге сорауны без район мөхтәсибе Габделхәмит хәзрәт Зиннәтуллинга юлладык.

Фото: редакция архивыннан

– Вәгаләйкүмүссәлам, хөрмәтле дин кардәшләр! Әлбәттә, туганыңның авырып китүен белә торып, барып хәлен белмәү, аның белән кызыксынмау – Ислам динендә туганлык хакларын тиешенчә үтәмәү булып санала. Туганнар арасында нинди генә катлаулы мөнәсәбәтләр булмасын, мөселман кешесе мөмкин кадәр үпкә-рәнҗүләрне читкә куеп, Аллаһ ризалыгы өчен туганының хәлен белергә, авыр вакытында ярдәм итәргә һәм хәерле догада булырга тиеш. Авыру кешенең хәлен сорау, аңа җылы сүз әйтү, күңеленә өмет һәм тынычлык бирү – күркәм гамәлләрнең берсе.

Кайчакта бер генә күрешү дә, берничә җылы сүз дә авыру кешегә зур рухи көч бирергә мөмкин. Ә инде аның абыстай булып йөрүе – үзенең намусында һәм җаваплылыгында. Һәркемнең кылган гамәле өчен Аллаһ каршында үзе җавап бирә. Аллаһ барыбызга да туганлык җепләрен кадерләргә, бер-беребезгә карата мәрхәмәтле һәм гафу итүчән булырга насыйп итсен. Авыруларга шифа, күңелләргә тынычлык, гаиләләргә татулык бирсен. Аллаһ һәрбарчабызга да һидаять бирсен.


Нет комментариев