Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Тәүлек эчендә Татарстанда коронавирусның 28 яңа очрагы ачыкланган

Яшел Үзән районында бүген зарарлануның бер яңа очрагы расланган, ә пандемия башланганнан бирле авыруларның гомуми саны 74 кешегә кадәр арткан.

Бүген ТР буенча Роспотребнадзор башлыгы Марина Патяшина хәбәр иткәнчә, республикада вәзгыять тотрыклы, әмма киеренке. Узган тәүлектә республикада коронавирус йогышлы авыруы белән авыруның 28 яңа очрагы теркәлгән.

Йоктыруның 28 яңа очрагының икесе республикадан читтә булган, ә тагын 26 кеше авырулар белән элемтәгә кергән. Республиканың биш кешесе медицина учреждениеләренә озатылган, тагын 23 кеше авыруны җиңел формада кичерә, шуңа күрә өйдә дәвалана.

Авыручылар арасында узган тәүлектә бер балигъ булмаган бала, тугыз өлкән яшьтәге кеше һәм 18е эшкә яраклылар. Казанда 16 кеше авырый, Чаллыда һәм Буа районында өчәр очрак, Югары Ослан районында икәү авырый. Яшел Үзән, Лаеш, Менделеевск һәм Теләче районнарында - берәр очрак.
Шулай итеп, бүгенге көндә республикада 7284 COVID-19 очрагы теркәлгән. Узган тәүлектә 6122 кеше сәламәтләнгән, шул исәптән 9ы - узган тәүлектә. 717 кеше үз-үзен изоляцияләүдә, тәүлегенә 5 764 кеше тикшерелгән. 76 кеше үлгән.

Гомумән, Россия буенча бүген 9 412 яңа зарарлану очрагы теркәлгән, пандемия башланганнан бирле барлыгы 1 194 643 россияле авырган, шуларның 970 296сы терелгән, 21 077 кеше үлгән..

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев