Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстанның халык артисты Зәйнәб Фәрхетдинова социаль челтәрләрдә балачак хатирәсе белән уртаклашты

***

— Күңелле дә , күңелсез дә хәтирә искә төште. Исерек әти янында калдырырга курыккач, әни мине иртән, сәгать 5.00, эшенә алып китә иде. Кышның бер көнендә, суыктан яшеренеп ияреп барганда: «Әни, синең башыңда бер кат яулык бит, сиңа суык тугелме? Кулың да өшемиме?» дип юл буе сорап, аның мине җылытып баруына аптырап, кат-кат сорап бардым. Ул миңа көлеп, шаярту хисе белән: «Әниләр өшемиләр алар», дип җавап биргәне, ул көннәр , әле дә исемдә. Кулы һәрвакыт җылы, хәтта кайнар иде. Кайвакыт әнинең кулына бияләй дә кияргә оныткан вакытларын хәтерлим. Авыр булса да әни турында сөйләгәч, йөрәктә шундый рәхәт», — дигән ул.

Чыганак: TATAR-TODAY.RU - ИҢ ХАЛЫКЧАН ТАТАРЧА САЙТ!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев