Татарстанлыларга талпан энцефалитыннан вакцинация ясату кирәклеге искә төшерелде
Яшәеш

Татарстанлыларга талпан энцефалитыннан вакцинация ясату кирәклеге искә төшерелде

Талпан инфекцияләре сезоны башыннан алып талпан кадалу сәбәпле медицина оешмаларына 9324 кеше мөрәҗәгать иткән, аларның 1960ы балалар. Бу хакта Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсе мәгълүматлар белән уртаклашты.

Әлеге бөҗәкләрдән иң күп зыян күргәннәр Казанга туры килгән – 3996 кеше, Яр Чаллы – 658, Яшел Үзән районы – 504, Түбән Кама районы – 428, Әлмәт районы – 390, Бөгелмә районы – 277, Алабуга районы – 263.

Ведомствода хәбәр итүләренчә, кешеләрдән алынган 3636 талпанның 897сендә иксод талпан боррелиозы кузгатучысы, 73ендә кеше гранулоцитар анаплазмозы, 16сында кеше моноцитар эрлихиозы аерып алынган. Талпан вируслы энцефалиты кузгатучысы 13 талпанда табылган.

Роспотребнадзорда искә төшергәнчә, көз — талпан вируслы энцефалитына каршы вакцинация башлау өчен иң уңай вакыт. Талпаннарның активлык пигы яз һәм җәйгә туры килә, иммунитет бу чор башланганчы формалашып өлгерсен өчен, октябрь–ноябрьдә алдан прививка ясатырга тәкъдим ителә.

Вечерняя Казань


Нет комментариев