Бу күрсәткеч буенча Татарстан Идел буе федераль округы төбәкләре арасында беренче урында тора. Бу хакта РИА Новости үткәргән Россия төбәкләрендә хезмәт хакларының дәрәҗәсе һәм бүленеше турындагы тикшеренү нәтиҗәләрендә хәбәр ителә.
Фото: Рәзилә Хәйретдинова, «ЯҮ»
Идел буе төбәкләре арасында аена 200 мең сумнан артык хезмәт хакы алучылар саны буенча икенче урында – Түбән Новгород өлкәсе (3,8%), өченче урында – Мари Эл Республикасы (3,2%).
Татарстанда аена 45 мең сумнан азрак хезмәт хакы алучылар өлеше 22,3 процент тәшкил итә. Бу – Идел буе федераль округына кергән төбәкләр арасында иң түбән күрсәткеч.
Пермь краенда мондый хезмәт хакы алучылар – 24,7%, Удмуртия Республикасында – 27,6%, Идел буеның башка төбәкләрендә исә бу күрсәткеч тагын да югарырак.
Тикшеренү авторлары билгеләп үткәнчә, Татарстанда хезмәт хакының киң таралган диапазоны 48 меңнән 105 мең сумга кадәр тәшкил итә.
Элегрәк «Татар-информ» Казанның эшкә урнашу максаты белән күченү өчен финанс ягыннан җәлеп итүчән шәһәрләр исемлегенә керүе турында хәбәр иткән иде. Шул ук вакытта 2027 елда хезмәт хакларының артуына Казанда эшләүчеләрнең 61 проценты өметләнә.
Татар-информ
Нет комментариев