Татарстанда урыны белән боз яву ихтималы бар
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген - 7 июньдә, көн дәвамында болытлы һава торышы хакимлек итәчәк.
Синоптиклар республикада яңгыр, яшен һәм боз яву ихтималы булуы турында кисәтә. Җил көньяк-көнбатыштан, көнбатыштан исә. Урыны белән тизлеге секундына 23 метрга җитеп көчәергә мөмкин.
Республикада көндезге һава температурасы 15-20, көнчыгыш районнарда - 23 градус җылы булачак.
Чыганак - интертат.ру.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев