Татарстанда тагын 260 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган, шуларның 30ы хастаханәгә озатылган. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
«18 яшькә кадәрге балалар – 28 кеше», - дип искәрттеләр ведомствода.
Казанда – 104, Ютазы районында – 25, Чаллыда – 14, Яшел Үзән районында – 12, Әлмәт районында – 11, Югары Ослан районында 10 очрак ачыкланган.
Пандемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 138 835 очрагы теркәлгән, 131 551 мең кеше (шуларның 594е – узган тәүлектә) терелгән.
Үлүчеләр саны – 1896, шуларның 6сы (ир-атлар - 1957, 1952, 1942, 1940, 1934 елгы һәм 1954 елгы хатын-кыз) узган тәүлектә ачыкланган
Республикада 2,5 миллионнан артык кеше коронавируска каршы прививка ясаткан. 1,9 миллион кеше икенче дозаны да алган. 287 084 кеше ревакцинация узган.
Нет комментариев