Татарстанстат белгечләре 28 сентябрьдән 5 октябрьгә кадәр азык-төлек бәяләренең үзгәрүе турында мәгълүмат бастырды.
Республикада башлы суган бәясе сизелерлек төште: аның бәясе 5,17 % ка төшеп, хәзер килограммы 44,13 сум тәшкил итә. Шулай ук 3 проценттан артыкка аш чөгендере — 37,55 сумга, кишер — 35,13 сумга кадәр арзанлады. Ак кәбестә хәзер килограммы 33 сумнан, ә бәрәңге 39,94 сумнан (5,07 % ка төшү) сатыла.
Бодай оны бәясе 1,59 % ка төште, аның бәясе 43,32 сумны тәшкил итте. Каймак 1,4 % ка арзанлады (хәзер 304,57 сум тора), маргарин — 1,24 % ка (260,56 сум). Сосискалар бәядә 1,02 % югалтты, хәзер аларны 483,46 сумга сатып алырга мөмкин.
Шул ук вакытта кайбер продуктларның бәяләре, киресенчә, кътщрелде. Аеруча сизелерлек яңа помидорлар кыйммәтләнде, аларның бәясе 5,25 %ъсте. Кыярлар бәясенә 2,32 % өстәлде һәм хәзер алар 136,59 сум тора. Балалар туклануы өчен яшелчә консервлары бәясе 2,58 % ка күтәрелде, аларның бәясе 751,03 сумга җитте.
Шикәр комы 79,19 сумнан 83,13 сумга кадәр кыйммәтләнде, бу 5,13 % үсешкә туры килә. Шулай ук балалар туклануы өчен ит консервлары (1213,53 сум), атланмай (942,62 сум), эремчек (463,43 сум) һәм бананнар (145,51 сум) бәясенең 1 проценттан артыкка күтәрелүе теркәлде.
КП Казань
Нет комментариев