1 октябрьдән Татарстанның 41 районында гадәттән тыш хәл режимы гамәлдә.
Карарны республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов имзалады. Чара табигый күренешләр комплексы аркасында барлыкка килгән азык-төлек иминлеге куркынычын булдырмау өчен кертелде.
Муниципалитет башлыкларына халыкны массакүләм мәгълүмат чаралары аша хәбәрдар итү, гадәттән тыш хәл режимын бетерү буенча эш төркемнәре һәм комиссияләр составын билгеләү, шулай ук биш көн эчендә тискәре нәтиҗәләрне бетерү буенча чаралар планын әзерләү тәкъдим ителде.
Куркыныч күренешләр дип кырау төшү һәм туфракның артык дымлануы күз алдына тотыла. Гидрометүзәк фаразы буенча, бүген төнлә минус 2 градуска кадәр, юеш кар һәм 18 м/с кадәр аерым импульслы җил көтелә. Ял көннәрендә республиканың күп өлешендә кар явачак, төнлә салкыннар сакланачак.
Нет комментариев