Тиешле ТР Министрлар Кабинеты карары ТР хокукый мәгълүмат порталында басылды.
Махсус операция катнашучылары бушлай консультацияләр ала, хокукый документлар төзи һәм судларда һәм башка органнарда вәкил яллый ала. Моның өчен шәхсән яки «Дәүләт хезмәтләре» аша бушлай юридик ярдәмнең дәүләт системасына керүче учреждениегә мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Шәхсән мөрәҗәгать иткәндә тиешле гариза, паспорт, шулай ук МХОда катнашуны раслаучы һәм юридик ярдәм сорауны нигезләүче документлар тапшырырга кирәк. Махсус операция катнашучысы статусын раслау «Дәүләт хезмәтләре»ндә QR-код рәвешендә дә тапшырылырга мөмкин.
Татар-информ
Нет комментариев