Татарстанда Leroy Merlin кибетләре ябылачак
Россиядә Leroy Merlin кибетләре калмаячак
Франциянең Leroy Merlin компаниясе Россиядәге барлык кибетләрен сатарга ниятли. Компанияне җирле җитәкчелеккә тапшырачаклар, диелгән милекче – ADEO компаниясе белдерүендә. Бу хакта “Реальное время” хәбәр итә.
Белдерүдә күрсәтелгәнчә, кибетләрне сату берничә ай элек халыкара нормалар буенча башланган. ADEO компаниясенең Россиягә яңа инвестицияләр кертүне туктатып торуына бәйле бу.
“Леруа Мерлен”ны җирле җитәкчелеккә тапшыру 45 мең хезмәткәрнең эш урынын саклап калу мөмкинлеге бирәчәк. Кибетләрне сату буенча алыш-бирешне әле Россиянең тиешле органнарының хуплавы кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев