18-20 сентябрьдә бөтен Россиядә сайлаулар узачак. Пилотсыз очкычлар һөҗүме вакытында сайлау участоклары ябылачакмы, дигән сорауга брифингта республика Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев җавап бирде.
— Әгәр БПЛА һөҗүме һәм ракета куркынычы булса, участоклар тавыш бирүне туктатачак. Әгәр бу иртәнге сәгатьләрдә булса, «отбой» командасы игълан ителгәнче участоклар ачылмаячак, — диде Кондратьев. — Барлык хезмәтләр максималь йөкләнеш белән иминлек өчен эшли, барысы да тәртиптә булачак.
Ул шулай ук участок сайлау комиссияләре дә, территориаль сайлау комиссияләре дә кирәкле алгоритмнарны алганын өстәде.
Элегрәк Кондратьев Татарстанда «Мобиль сайлаучы» сервисы кулланучылары саны артканын да сөйләгән иде. Бу сервис теркәлү урыны буенча түгел, ә фактик булу урынында тавыш бирергә мөмкинлек бирә. Быел аны 54 мең кеше кулланган. Чагыштыру өчен, узган сайлауларда системага 32 мең граждан мөрәҗәгать иткән. Шулай итеп, мөрәҗәгатьләр саны 55%ка арткан.
Вечерняя Казань
Нет комментариев