Татарстан халкы больничныйларны MAX мессенджерында яба ала
Яшәеш

Татарстан халкы больничныйларны MAX мессенджерында яба ала

MAX платформасында татарстанлылар өчен яңа цифрлы сервислар пәйдә булды.

Фото: Рәзилә Хәйретдинова, «ЯҮ»

Бу функция ничек эшләвен республика Сәламәтлек саклау министрлыгының мәгълүмат һәм инновацион технологияләр бүлеге башлыгы Марат Нурмиев «Татар-информ»га биргән интервьюсында сөйләде.

Хезмәттән файдалану өчен мессенджерда 2025 елның декабрендә эшли башлаган «Госуслуги Республики Татарстан» ботын табырга кирәк. Аның аша табибка кабул итүгә дә язылырга мөмкин.

Больничныйны ябу өчен пациентка поликлиникага килү урынына онлайн-консультация билгеләнергә мөмкин. Билгеләнгән вакытта мессенджерга табиб белән видеосөйләшүгә кушылу өчен сылтама киләчәк.

Консультация вакытында белгеч пациентның хәлен бәяли. Әгәр шикаятьләр булмаса һәм сәламәтлек хәле эшкә кайтырга мөмкинлек бирсә, больничный дистанцион рәвештә ябылачак.

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматлары буенча, соңгы вакытта MAXта онлайн-консультацияләр аша ай саен якынча 10 мең больничный ябыла.

КП Казань


Нет комментариев