Татарстан синоптиклары буран турында кисәтә
Яшәеш

Татарстан синоптиклары буран турында кисәтә

Һава торышы 22 февраль көнне начарланыр дип фаразлана.

Татарстан синоптиклары һава торышының 22 февраль көнне начарланачагы турында кисәтә.

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, 22 февраль көнне көндез республикада урыны белән көчле көньяк-көнбатыш җил көтелә. Ул 15-20 м/с (Казанда 17 м/с кадәр) тизлек белән исәчәк. Шулай ук күз күреме 500-1000 метр тәшкил итәчәк.

Татар-информ


Нет комментариев