Татарстан Росприроднадзоры 7,1 млрд сумлык экологик дәгъвалар белдерде
Яшәеш

Татарстан Росприроднадзоры 7,1 млрд сумлык экологик дәгъвалар белдерде

Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәте Идел-Чулман идарәсе Татарстандагы эш нәтиҗәләрен йомгаклады. Әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынты ясый торган объектлар реестрында өч меңнән артык исем исәпләнә.

Фото: Рәзилә Хәйретдинова, «ЯҮ»

Шул ук вакытта ведомство бизнеска административ йөкләнешне киметте. Ел эчендә 1970 профилактик чара үткәрелде, алар арасында консультацияләр һәм тикшерүләр бар.

844 административ эш кузгатылды, ә җыелган штрафлар суммасы 94 миллион сумга җитте. Табигатькә зыян китерү фактлары буенча гомуми суммасы 7,1 миллиард сумлык 115 дәгъва бирелде.

Аерым игътибар чистарту корылмаларына бирелде. 2024 елда 14 шундый объект тикшерелде һәм 119 бозу ачыкланды. 2025–2026 елларда 20 кабат тикшерү уздырылды, 12 күрсәтмә бирелде, шуларның җидесе инде үтәлде. Моннан тыш, авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрне башка категорияләргә күчерү турындагы закон проекты каралды.


Нет комментариев