Татарстан отышлы лотерея билетлары саны буенча төбәкләр арасында топ-10га керде
Яшәеш

Татарстан отышлы лотерея билетлары саны буенча төбәкләр арасында топ-10га керде

Татарстанда яшәүчеләр бер ел эчендә почтада 386 меңнән артык отышлы лотерея билеты сатып алган. Республика гомумроссия рейтингында тугызынчы урынны һәм отышларның гомуми суммасы буенча да тугызынчы урынны алган. Бу хакта «Милли Лотерея» матбугат хезмәте хәбәр итә.

9 октябрьдә билгеләп үтелә торган Бөтендөнья почта көненә «Милли Лотерея» Россия Почтасы бүлекчәләрендә сатып алынган брендның отышлы билетлары буенча статистиканы анализлады. 2025 елның 9 октябреннән 2026 елның 30 сентябренә кадәр Татарстан почта бүлекчәләрендә 386 меңнән артык отышлы билет сатып алынган. Россия Почтасы бүлекчәләрендә сатып алынган билетлар төбәк халкына 64 млн сумнан артык отыш китергән.

Отышлы билетлар саны буенча лидерлар: Мәскәү (1 млннан артык), Ленинград өлкәсе (934 меңнән артык), Мәскәү өлкәсе (825 меңнән артык), Краснодар крае (654 мең), Свердловск өлкәсе (481 мең диярлек), Самар өлкәсе (444 мең), Ростов өлкәсе (442 мең диярлек ), Красноярск крае (якынча 390 мең), Татарстан Республикасы (386 меңнән артык) һәм Башкортстан Республикасы (360 меңнән артык).

Барлыгы әйтелгән чорда Россия Почтасы бүлекчәләрендә бөтен ил буенча «Милли Лотерея»ның 16 млн билеты отыш китергән, гомуми сумма 2,7 млрд сумнан артык. 100 меңнән 1 млн сумга кадәр (кертеп) отышны 239 билет китергән, 1 млннан 10 млн сумга кадәр – 14 билет, 10 млн сумнан артык – 3 билет.

Рекорд отыш 58 млн сумны тәшкил иткән – шулкадәр «Мечталлион» лотереясының Яңа ел тиражы билеты китергән, ул Томск өлкәсендә почтада сатып алынган.

Татар-информ


Нет комментариев