Республикада 02:59 дан 05:52 гә кадәр «Пилотсыз очкычлар куркынычы» режимы гамәлдә булды. Ә 04:16 да Казанга БПЛА һөҗүме куркынычы игълан ителде.
Шуның аркасында республика башкаласы, Бөгелмә һәм Түбән Кама аэропортлары эшен туктатты. Алар аны 05:58 дә яңадан башлады.
Кичә Татарстан өстендә дроннарны бәреп төшергәннәр иде, әмма аларның саны ачыкланмады. Ул вакытта куркыныч Әлмәт, Бөгелмә, Зәй, Лениногорск, Түбән Кама, Алабуга һәм Яр Чаллыда игълан ителгән иде. Бу шәһәрләрнең аэропортлары да эшен туктатты.
Ә бүген төнлә Россия төбәкләре өстендә һава саклау чаралары 505 беспилотникны бәреп төшерде. Татарстаннан тыш, дроннар Калуга, Брянск, Түбән Новгород, Белгород, Курск, Орёл, Воронеж, Липецк, Тула, Тверь, Тамбов, Смоленск, Рязань, Ульяновск, Ростов һәм Әстерхан өлкәләре, Мәскәү төбәге, Краснодар крае, Крым һәм Кара һәм Азов диңгезләре акваторияләре өстендә юк ителде.
Вечерняя Казань
Нет комментариев